Өч балалы Җиһаншиннар гаиләсе Әмир авылын сайлаганнар
Безнең якташлар

Өч балалы Җиһаншиннар гаиләсе Әмир авылын сайлаганнар

Яшьләр авылда калмый. Кем районга, кем шәһәргә, кемдер тагын да ераграк китә. Авыллар картая, буш йортлар саны арта. Ә менә Рәсим белән Нәзилә Җиһаншиннар гаилә корып, авылда калырга ниятләгәннәр.

Авыл көне кавыштырган

-Әни Әмирдән, әти Лашманнан иде, үзем Әлмәттә туып үстем, хатыным Югары Чегодай авылыннан. Бүген без гаиләбез белән Әмир авылында яшибез, - дип башлады сүзен гаилә башлыгы, нефтьче булып эшләүче Рәсим. 

Алар Әмирдә Авыл көнендә танышканнар. Нәзилә ул вакытта Чирмешәндә кибеттә эшли торган була. Рәсим әлеге сәүдә үзәгенә, сәбәп табып, ешрак керә башлый. 

- Ул кибеткә көн дә диярлек кереп йөри башлады. Үзен яхшы яктан күрсәтте, ачык йөзле, сүзчән, эштән курыкмый. Мин товар ташый торган булсам, шунда ук, җиң сызганып, миңа  булыша иде. Без озак очрашып йөрмәдек, ике ай булдымы икән, - дип әңгәмәгә Нәзилә  кушылды. – Рәсим баштан ук авылда яшәргә теләге турында әйтеп куйды. 

-Нәзилә үзе дә йөдәтмәде, шәһәргә китик дип, - өстәп куйды Рәсим.  

Яшь гаилә авылда өч елда яңа матур йорт салып керделәр. Дөньяга бер-бер артлы өч сабыйлары: Галимҗан, Динә (бүген аңа 4 яшь), Иркә (1 яшьтә 2 ай) килә. Рәсим дә, Нәзилә дә зур гаилә турында хыялланган булганнар. Беренче сабыйларына алар Рәсимнең әтисенең, кызганыч, аның гомере кыска була, исемен кушканнар. 

Яшь гаилә авылда өч елда яңа матур йорт салып керделәр: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Шәһәргә барып кайтып та була

-Хәзер бит авылда да бөтен уңайлыклар бар: газы, суы кергән, асфальт юл. Мунча белән өй бер түбә астында, урамга чыгып йөрисе түгел. Чирмешән дә безгә якын, балаларны анда балалар бакчасына йөртәбез. Быел Галимҗан хоккей белән шөгыльләнә башлады, көн саен диярлек боз сараена барабыз. Беренче мәлне барасы килмәде, ә хәзер инде яратып йөри. Төркемдә ул иң кечкенәсе, аңа бит әле 5 яшь кенә, әмма тренеры аны мактый, - дип горурлык белән әйтеп куйды әти кеше. - Ә шәһәр күрәсебез килсә, проблема юк, машинага утырабыз да, түләүле юлдан барып кайтабыз. 

Сөйләшеп утырган вакытта, шуңа да игътибар иттем, Җиһаншиннарның балалары үзара матур итеп татарча сөйләшәләр. Әти-әниләреннән бу хакта да сорадым.

-Без  өйдә үзара да, балалар белән дә гел туган телдә сөйләшәбез. Татар теле бик матур тел, мин туган телемне бик яратам, - ди Нәзилә. 

Сөйләшеп утырган вакытта, шуңа да игътибар иттем, Җиһаншиннарның балалары үзара матур итеп татарча сөйләшәләр: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Бергә эшләсәң, өлгереп була

Авылда рәхәт, әмма йортта тавык чүпләп бетермәслек эш көтеп тора. Тавыклардан башка, терлек асрамасалар да, бакча бар. Өч баланы ашатырга, иртән Чирмешәнгә балалар бакчасына илтеп кайтырга, барып алырга, хоккейга …

-Ничек өлгерәсез? – дим.

-Рәсим өйдә бөтен эшне эшли. Бу синең эшең, дип тормый. Балаларны карый, хатын-кыздан да тәмлерәк итеп ашарга пешерә, хәтта ипи дә сала, - дип мактады ирен Нәзилә. 

-Без бала чакта, әти Мәскәүдән покровский прянигы алып кайта иде. Ул искиткеч тәмле булып истә калды. Мин аның рецептын интернеттан табып, шуны пешерергә өйрәндем, - дип куйды Рәсим. 

Сүз уңаеннан, Нәзилә үзе читтән торып укый, тәрбияче һөнәрен үзләштерә.

-Өйдә - өч бала, балалар белән дә эшлисең киләме? - дип куйдым аптырап. 

-Мин балаларны бик яратам, - дип җавап кайтарды ул. 


Нет комментариев