Ятим балаларны үз канаты астына алып, аларга ана назы биреп үстергән Зәйнәп Вилданованы 100 яшьлеге белән котладылар.
Иске Кади авылы кызы Зәйнәп, 1968 елда хатыны үлеп, дүрт бала белән тол калган утызимәнле Минхәйдәргә кияүгә чыга.
-Мин килгәндә балаларның олысына – 11, иң бәләкәенә өч яшь иде. Аларны бик яраттым, акыллы булдылар. Бу йортка килгәнемә 58 ел гомер узган, - диде Зәйнәп Мөслих кызы. – Ирем белән 41 ел гомер иттек, ни кызганыч, инде аның вафатына да 17 ел гомер узды, олы улыбыз да дөньядан иртә китте.
Гасырлык юбилей: Коръән табыны һәм котлаулар
Бүген әби ул килгәндә 7 яшендә булган улы Әнәс, килене Рәмзия тәрбиясендә матур картлык кичерә. Алар Зәйнәп әбинең гасырлык юбилеена туганнарын, авылдашларын чакырып, Коръән табыны уздырдылар. Бу көнне әбине бүләкләргә күмделәр. Әби бай, аның сигез оныгы, унике оныкчыгы бар.
Район җитәкчелеге дә юбилярны игътибарсыз калдырмады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов аны район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлады, истәлек бүләге, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын тапшырды. Авылның акъәбисен Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов та тәбрикләде.
Күз тимәсен, 100 яшендә дә шаяртып та ала әле Зәйнәп әби. Колаклары начаррак ишетсә дә, хәтере бик яхшы.
“Ятимлекне сизмәдек”
-Безнең бәхеттән булгандыр инде әниебез, ул безгә ятимлекне сиздермәде, бик мәрхәмәтле булды, шуңа Ходай гомерен дә биргән, без аңа бик рәхмәтле, - диде үз әнисе үлгәндә 8 яшендә калган Зәмзәмия апа. – Без әнибез теккән матур күлмәкләрне киеп үстек.
-Әни безгә килеп керү белән, итәгенә әни, дип сарылдым, - дип сүзгә кушылда өч яшь ярымда әнисеннән калган Нурсинә апа.
Юбилек табынына Зәйнәп әбинең туганнарының балалары да килгән, бу – аңа булган хөрмәт билгесе.
“Апа безгә икенче әниебез кебек булды”: туганнар хатирәләре
-Без аңа исеме белән түгел, бары апа, дип кенә дәшәбез. Ул безгә икенче әниебез кебек булды. Без апа теккән матур күлмәкләрне киеп үстек, мәктәпкә киткәнче, аңа барып чәчне үрдереп килгән хәтердә, - диде Зәйнәп әбинең сеңелесенең кызы Затия апа. – Апа бик киң күңелле кеше, аңа без генә түгел, күршедәге балалар да сыя иде.
Юбиляр әбине мактап туя алмыйлар туганнары.
-Апа әбине тә тәрбияләде. Менә шул изгелекләренең әҗерен күрә ул бүген, балалары хөрмәтендә яши. Әнәс белән Рәмзиягә апаны тәрбияләгән өчен аеруча зур рәхмәт, - диде Алнур апа.
Яшьтәш тегү машинасы белән
Зәйнәп Вилданова 100 яшендә дә тегү машинасыннан аерылмый. Эш коралы аның белән яшьтәш диярлек. Аның куллары тик торырга гадәтләнмәгән: юрганнар сыра, карават япкычлары тегә, оекбашлар бәйли.
Зәйнәп әби эшләрен бүләк итәргә ярата, балаларына, оныкларына, туганнарына бирә. Авылда берәр йортта бала туса, бетүләрдән (тукыма кисәкләре) җыеп, сырма тегеп бүләк итә. Төрле төстәге тукымалардан җыелган япмалар бик матур килеп чыга. Зәйнәп әби элегрәк сарык йоныннан матраслар, юрганнар сырган, соңрак синтепон файдалана башлаган.
Тегү – Зәйнәп әбинең яшьтән өйрәнгән һөнәре. Бүген дә, кияүгә чыкканда үзе белән алып килгән машинасында әллә нинди матурлыклар тудыра. Бу җайланма аның гомерлек юлдашы. Тегү машинасын Мәскәүдә яшәүче сеңелесе алып кайтып биргән булган.
Нет комментариев