Чирмешәндә чик сакчылары һәйкәл төзи
Безнең районда

Чирмешәндә чик сакчылары һәйкәл төзи

Чирмешән районының, чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләре күптәнге хыялларын чынга ашыралар - 28 майда. Чик сакчылары көнендә һәйкәл ачарга җыеналар.

Алар  чик сакчылары истәлегенә Җиңү паркында, күл буендарак гранит һәйкәл урнаштыралар, шунда ук чик баганасы һәм флагшток та куелачак. Биредә инде эш башланган.

Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт иткән чирмешәнлеләр төзелеш чыгымнарын үзләре күтәрә.

Кадрия Гамирова фотолары

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев