Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә быел дүрт ишегалды төзекләндерелде

Татарстан Республикасы Рәисенең “Безнең ишегалды” программасы кысаларында район үзәгендәге дүрт йорт территориясендә ремонт үткәрелде. Төзекләндерү эшләре август аенда ук төгәлләнгән.

-Төзүчеләр район үзәгенең Татарстан урамындагы 1, 3, 5 нче һәм Титов урамындагы 3 нче йортлар территорияләрен тәртипкә китерде. Ишегаллары асфальт түшәп шомартыды, бордюрлар урнаштырылды, - диде Чирмешән торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Әлеге йортларда яшәүчеләргә машина кую урыннары да күбәйде, барысын да биредә яшәүче халык белән аңлашып, килешеп башкардык. Татарстан урамындагы йортлар янындагы машина кую урыннарына чыгу өчен тротуарлар ясалды.

Биредә программа кысаларында планлаштырылган бөтен эшләр башкарылган: йортлар ишегалдына яктырткычлар, ял итәргә эскәмияләр, чүп салырга урналар куелган, кер киптерү урыны да ясалган. Бу максатларга 12 миллион сумнан күбрәк акча тотылган.

-Чирмешәндә ишегаллары төзекләндерелмәгән күпфатирлы сигез йорт калды. Киләсе елларда, программага кереп, аларның тирәсен дә матурлып куярга планлыйбыз, - диде Мәсхүт Мәхмүт улы.

Фото: Кадыйр Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев