Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында юлчыларга эш күп әле

Районда ел саен машиналар саны арта. Автомобиль юлларына йөкләнеш зур. Алар табигать күренешләре тәэсире нәтиҗәсендә дә җимерелә. Шуңа күрә капиталь һәм агымдагы ремонт бер дә тукталмый, яңа юллар да салына.

Быел районда юл төзелеше һәм ремонтлау берничә программа кысаларында башкарыла.

Юлчылар, әйтик, региональ әһәмияттәге юлларны капиталь ремонтлау программасы нигезендә Кузай - Нурлат юлын өлешчә капиталь ремонтлыйлар.

Монда ел саен диярлек берничә километр ара төзекләндерелә, быел Яңа Элмәле тирәсендә, 1 километр арада яңа асфальт түшәләчәк. Иске Элмәле чатыннан Ульяновкага кадәр дә, 4 километр арада, юлны ремонтлыйлар. Иске Элмәле янындагы юл киселешендә боҗра да ясамакчылар.

Үткән елда Утыз Имәнгә алып баручы юлның 500 метры шомартылган булса, быел 2 километр 100 метрга беренче катлам асфальт салыначак, әлегә бу участокта җир эшләре бара. Моннан тыш Утыз Имәндә яңа күпер салалар. Акъяр – Чирмешән – Шентала юлының бер километр өлешендә, Күтәмә тирәсендә, асфальт түшәлгән.

Район авыллары да игътибарсыз калмый, берничә торак пунктта юлларны ремонтлау күздә тотылды: кайдадыр вак таш җәячәкләр, кайбер урамнарда асфальт яңарачак. Иске Элмәледә – Стадион, Иске Котышта Байкал һәм Рус урамнары юлларына вак таш түшәлергә тиеш. Биредә эш башлаганнар.

Чирмешәндә дә Гагарин, Ларионов урамнары юлларына яңа асфальт салу ниятләнә.  1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәбе территорияләрен  шулай ук быел тәртипкә китерергә тиешләр, аларда автомобильләр өчен парковкалар ясау да каралган. 

Район юлчылары юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү программасы нигезендә дә конкрет эш алып баралар. Мәсәлән, район үзәгендә, Һади Такташ, Кыр урамнарындагы юлларга өлешчә асфальт түшәү планлаштырылган. Шулай ук өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына керә торган юлны һәм парковканы ремонтлау ниятләнә. 

Бүген тагын кайбер авылларга баручы юлларга капиталь ремонт таләп ителә. Чирмешәннең үзендә дә берникадәр урамнарга транспорт белән кереп булмый, чокыр-чакырлылары, җимерелгәннәре дә байтак. Бәлки, тиздән аларга да чират җитәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев