Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында чыбыркылы көтүчеләр санаулы гына

Кем уйлаган, көтүче эшсез калыр дип? Әйе, хәзер авылларда чыбыркылы һөнәр ияләре сирәк. Аларның хезмәтен электр көтүче “алды”.

Шулай да, сораша торгач, “аяклы” көтүчене Кармыш авылында таптым.  Ришат Габдуллин әлеге хезмәттә икенче ел гына. Бу авылда көтүгә 60-70 мал куалар, хуҗалар бер баш терлек өчен көтүчегә 1300 сум түли.

Кармыш фермерлары малларын үзләренең электр көтүчесенә тапшыра, андый җайланмалар авылда берничә. Яшәүче авылында да  40 баш малны электр көтүче саклый.

Иске Кади авыл җирлегендә инде дүрт-биш ел көтүче юк, аларда да бу эшне электр көтүче башкара. Иске Кади авылындагы өч заманча көтүчегә  60лап мөгезле эре терлек куалар. Якты Тауда, Тукайда һәм Светлогорскида да мал хуҗалары электр көтүчесе сатып алганнар. Якты Тауда – 13, Тукайда – 6, Светлогорскида 5 баш мал көтүдә.

Туймәттә дә инде өч-дүрт еллап чыбыркылы көтүчегә эш беткән. Биредә көтүгә 60 тирәсе мал куалар, авылда 46 савым сыеры бар.

Иске Үтәмеш авылында биш электр көтүче урнаштырганнар, аларга 90лап мөгезле эре терлек чыга. Иске Сережкино авылында, ике шәхси хуҗалыкта, өч баш терлек бар, алар да үзләренә шундый көтүче җайлап куйганнар. Урманасты Үтәмештә көтү юк, югарычегодайлылар малларын чирәмлеккә бәйләп куя.

Күтәмә авылында - 25 савым сыеры, хуҗалыкларда болардан кала да мөгезле эре терлекләр бар. Аларның барысына да электр көтүче күз-колак.

Ульяновка авыл җирлегендә дә чыбыркылы көтүче юк. Монда 123 мөгезле эре терлек, шуларның 56сы - савым сыеры. Ульяновкалылар малларын казыкка бәйләп куюны хуп күрә. Сосновкада, Саминовкада, Нагорныйда, Девичья Полянада малларны электр көтүчегә ышандырганнар. Бу авылларның һәрберсенең үз көтүлеге, мал хуҗалары үзара килешеп электр көтүче сатып алганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев