Чирмешән районында беренче сабый 13 гыйнварда туды
Безнең районда

Чирмешән районында беренче сабый 13 гыйнварда туды

Районда быел беренче сабый Лашман авылында туган.

Илназ һәм Зөлфия Лотфуллиннарның сабыйлары 13 гыйнварда дөньяга аваз салган. Алар тәүге шатлыкларына Әминә исеме кушканнар.

Кызын Зөлфия Әлмәт шәһәре бала тудыру йортында тапкан. Нарасыйның авырлыгы – 3 килограмм, буе – 51 сантиметр.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев