Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районында 5613 пенсионер яши

РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының райондагы клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина белән көндәлек эшләре хакында сөйләшеп алдык.

-Лилия Сәүбановна, сезгә гозерләре төшүчеләр күпме?

-Үткән елда безгә 4889 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 2358се клиент хезмәтенә килмичә, бердәм дәүләт порталы хезмәтләре аша гариза биргән. 1570се пенсия мәсьәләләре буенча, ягъни пенсия билгеләү, яңадан исәпләү, аны түләү буенча сораулар белән. Социаль иминиятләштерү буенча – 787, 48 кеше  МСК (ана капиталы) акчаларын куллану буенча документлар китерде һәм күп функцияле үзәк аша 115 гражданин мөрәҗәгать җиткерде.

-Иң мөһим социаль хезмәтләрнең берсе - пенсияләр билгеләү һәм түләүдән гыйбарәттер.

-Әйе. Былтыр районда 318 кеше пенсиягә чыкты, 292 иминият пенсиясенең 261е картлык буенча билгеләнде.

-Районда ничә пенсионер исәпләнә?

-2025 елның 1 гыйнварына – 5613, 2024 елның шул чорында – 5715 кеше иде.

-Быел пенсиягә чыгучылар буламы?

-Юк, 2025 елда россиялеләр картлык буенча пенсиягә чыкмаячак, чөнки бу елга пенсия яшен арттыруның күчеш чоры туры килә. Әмма вакытыннан алда – инвалидлык һәм дәүләт тәэмин итүе буенча пенсияләр билгеләү дәвам итәчәк. Шулай ук ташламалар буенча (37 ел хезмәт стажы булган хатын-кызлар, 42 ел стажлы ир-атлар, куп балалы әниләр, укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм нефтьчеләр) пенсиягә чыгучылар була.

-Лилия Сәүбановна соңгы елларда нинди үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде?

-Эшләмәүче пенсионерларның 2024 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре 7,5 процентка, ә 2025 елның 1 гыйнварыннан исә 7,3 процентка индексацияләнде. Бу артулар эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга да кагылды. Моннан тыш, Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә картлык буенча иминият пенсияләре 9,5 процентка кадәр индексацияләнде. Шулай итеп 2025 елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 20747,62 сум тәшкил итә. Районда пенсия түләүләренә елга уртача 1 миллиард 413 миллион сумнан күбрәк акча тотыла. Пенсияләрне индексацияләү процесслары мөһим социаль әһәмияткә ия. Аларны гамәлгә ашыру йомгаклары безнең эшчәнлекнең индикаторы булып тора.

-Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар бармы?

-Районда ташламаларга ия 1821 гражданин исәпләнә. Шуларның 934се социаль хезмәтләр җыелмасын натураль рәвештә ала. Әлеге социаль хезмәтләрдән баш тартучылар санын киметү өчен район үзәк больницасы белән берлектә актив эш алып барабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев