Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районында 2025 елда 64 өлкән кеше юбилеен үткәрә

Саннар һәм фактлар

- Озын гомерле 57 райондашыбызга 2024 елда юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатлары һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән бүләкләр тапшырылды. 45 өлкән кеше – 90, 10 якташыбыз – 95, ике әби 100 яшьлек туган көннәрен билгеләп үтте. Быел 64 өлкән кеше юбилейларын уздыра;

- Районда 75 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның 20се - Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары, тыл хезмәтчәннәре – 55. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, алар Россия Президенты указы нигезендә бер тапкыр түләү алачак;

-2025 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 5613 пенсионер исәпләнә, елның беренче аенда аларга 116 миллион 456 мең сум пенсия түләнгән. 2024 елда пенсионерлар саны бераз кимрәк булган (5508);

-2025 елда Россия Президенты йөкләмәсе буенча картлык буенча иминият пенсияләре 9,5 процентка кадәр индексацияләнде. Хәзер аның уртача күләме 20 мең 747 сум 62 тиен тәшкил итә. Былтыр ул 19 мең 371 сум 60 тиен булган;

-Иминият пенсияләре ел саен индексацияләнә. Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 2024 елда

 7,5 процентка артса, быел ул эшләүче пенсионерларга да кагылды һәм иминият пенсияләре 7,3 процентка күбәйгән.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев