Чирмешән районы балалар бакчаларында 402 сабый тәрбияләнә
Безнең районда

Чирмешән районы балалар бакчаларында 402 сабый тәрбияләнә

Киләсе уку елында райондагы 16 балалар бакчасында, 7 мәктәптәге мәктәпкәчә төркемдә һәм башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 402 бала тәрбияләнер дип көтелә.

Үткән елда 416 балага мәктәпкәчә тәрбия бирелгән, шуларның 91е бакча белән хушлашкан – алар 1 сентябрьдә парта артына утырачак. Иң зур чыгарылыш – район үзәгендәге “Ромашка”да (19 бала), “Ландыш”та һәм “Әкият”тә – 15әр. Бәркәтәдә, Туймәттә, Ульяновкада һәм Казанкада берәр бала бакчадан киткән. Ә менә Югары Кәминкә, Кармыш, Түбән Кәминкә, Иске Кади, Югары Кармалка, Күтәмә, Утыз Имәндә чыгарылыш кичәләре булмаган.

-Балаларның күпчелеге (277) район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнә. Бу уку елында “Ромашка”га – 64, “Ландыш”ка – 62, “Чишмәкәй”гә – 57, “Әкият”кә – 56, “Каенкай”га 38 сабый йөриячәк. Балаларга урыннар җитә, проблема юк, - диде район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Диләрә Мәкъсумова.

Ә менә Иске Кади авылы балалар бакчасында, нибары, бер бала, Туймәт, Казанка, Иске Котыш балалар бакчаларында икешәр бала тәрбияләнә.

Автор фотолары.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев