Шалканнан тәмле һәм файдалы салат
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Шалканнан тәмле һәм файдалы салат

Шалканда каротин, А, В1, В2, В5, В6, В9 (фолий кислотасы), К, С и РР витаминнары, калий тозлары, магний, кальций, фосфор, тимер һәм башка файдалы элементлар күп.

Кирәк була: Шалкан — 300 г Кишер — 1 данә (90-100 г) Алма — 2 данә (500 г) Йөзем - 50 г Үсемлек мае - 40 г Лимон согы, тоз, борычИң элек кипкән йөземне кайнар суда 10–15 минут тотыгыз. Шалкан белән кишерне чистартыгыз, угыч аша чыгарыгыз яки юка итеп турагыз. Алманы кисәкләргә турагыз, лимон суы сибегез. Шалкан, кишер, алма һәм йөземне зур савытка салыгыз, май, тоз, борыч өстәгез. Тәмле дә, файдалы да салат әзер.

Чыганак:< Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев