Тамыразыкны вакытында җыю һәм саклау
Бакчачы почмагы

Тамыразыкны вакытында җыю һәм саклау

Чөгендерне вакытында казып алу мөһим, югыйсә уңышның күп өлеше зыян күрә.

Җыю вакыты һавага бәйле, ләкин көзге суыкларга кадәр эшләргә кирәк.
Чөгендер, шалкан, дайкон, әче торма кебек күп өлеше туфрактан өскә чыгып торган яшелчәләрне сентябрь ахырына кадәр җыеп алу яхшырак.

Коры көнне җыеп, сабагын төбеннән кисегез, яшелчәнең тамырына тимәгез, аны җәрәхәтләргә ярамый.
2-3 сәгать киптереп, аннары берәр атна салкын караңгыда тотыгыз.
Кызыл чөгендерне беренче, аннары торма, шалкан, кишерне алыгыз.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев