Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Рәзинә Гыйниятуллина 45 ел түбәнчегодайлыларның сәламәтлеге сагында

Әйе, Рәзинә Гыйниятуллина Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап кайткач, туган авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына эшкә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр һөнәренә тугры булып кала.

Бер генә язу

-Минем хезмәт кенәгәмдә бары бер генә язу, - ди Рәзинә Касыйм кызы. – 45 нче ел авылдашларымның сәламәтлеге сагында. Хезмәтем бик ошый, эшемә шатланып киләм. Кемгәдер ярдәм итә алу - минем өчен куаныч.

Авыл үзгәрә, ә хезмәт кала

Яшь кыз эшкә кайтканда, Түбән Чегодай авылында 500дән дә күбрәк кеше гомер иткән. Ул чорда авыл мәктәбендәге бер сыйныфта гына да 20шәр укучы булган. Бүген авылда 170 кеше яши, шуларның 31е - 16 яшькәчә балалар.

-Дөрес, барлык авыллардагы кебек, бездә дә халык саны кимеде, шулай да, авылыбыз район үзәгенә якын урнашкач, яшьләр дә аз түгел, балалар да туып тора, - ди фельдшер.

Яңа гомерләр һәм озын гомерлеләр

2025 елда авылда бер сабый туган: Самира Вахитовага июньдә бер яшь тулган. Быел ике бәби туе булырга тора.

Авылда өлкәннәрнең дә гомер озынлыгы арта: 90 яшьне узган биш кеше бар.

-Өлкәннәребез сәламәтлекләренә җаваплы карыйлар, вакытында тикшеренү узып дәвасын алалар, - диде Рәзинә апа. – Фелдьдшер-акушерлык пунктыбыз да бик уңайлы, эшләү өчен дә, пациенларга да шартлар яхшы. Биредә үк анализлар да алабыз, ЭКГда ясыйбыз.

Авыл фельдшеры озак яшәү өчен күбрәк хәрәкәтләнергә, дөрес тукланырга, начар гадәтләрдән баш тартырга киңәш итә.

Истә калырлык очрак

45 ел дәвамында Рәзинә апаның күпләргә ярдәме тигән, байтак рәхмәт сүзләре дә ишеткән. Шәһәрдән әбиләренә кунакка кайткан бер малайның бармагын саклап калуда аның да өлеше бар.

-Бер төркем малайлар су буеннан ФАПка таба йөгерә, ниндидер хәл булуын аңлап, мин дә аларга каршы чыктым. Баксаң, бер малай бармагын бик нык кискән. Мин тиз генә бәйләдем дә, юлаучы машина табып, Чирмешәнгә больницага алып бардым. Хирургларыбыз вакытында һәм дөрес эш итүләре аркасында баланың бармагын саклап калдык,  - дип күп еллар элек булган хәлне искә алды Рәзинә Касыйм кызы. – Әти-әниләре кайтып рәхмәт әйтте. Бу бала хәзер хәрби кеше булган икән.

Ял да, ярдәм дә - бергә

Авыл табибының ял көннәре дә булмаска мөмкин, чакыру булганда, төнге йокысын да калдырырга туры килә. Ашыгыч рәвештә машина кирәк булганда, тормыш иптәше Гайсә абый аның беренче ярдәмчесе: тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ул юлга кузгала.

Рәзинә апа матурлык ярата, ФАП яны да, үзләренең йортлары тирәсе дә чәчәкләргә күмелгән. Бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә мулдан үсә, ул аларны эшкәртергә дә вакыт таба.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев