Чирмешән авылында 12 социаль хезмәткәр эшли
“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче 43 хезмәткәр өлкән кешеләрнең өйләренә барып йорт эшләрендә булыша. Шуларның 37се - социаль хезмәткәр, алты якташыбыз тәрбияләү буенча ярдәмче (помощник по уходу) вазифаларын башкара.
Районда барлыгы 212 кешенең өенә барып социаль хезмәт күрсәтелә. Мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр район үзәгендә күп. Чирмешәндә 12 социаль хезмәткәр 45 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә. Иске Котыш, Туймәт, Лашман авылларында бишәр социаль хезмәткәр эшли, алар карамагында берничә дистә өлкән кеше.
Социаль хезмәткәре берәр генә булган авыллар да бар. Әйтик, Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Бәркәтә, Кармыш, Утыз Имән, Күтәмә, Югары Кәминкә, Югары Кармалка, Түбән Чегодай, Казанка, Яңа Элмәле, Әмир, Сосновка. Кече Чегодай авылларында нибары берәр генә кеше өлкәннәргә хезмәт күрсәтә. Ә менә Шешминка, Әккәрәй, Ивашкино, Чумачка, Түбән Кәминкә, Түбән Кармалка, Иске Элмәле, Сережкино, Ульяноыка, Саминовка, Девичья Поляна авылларында мондый һөнәр ияләре юк.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев