Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы социаль хезмәткәрләре узган елга йомгак ясадылар

2019 елда райондагы 6834 кешегә 54 миллион 57 мең сум күләмендә социаль ярдәм күрсәтелгән. Балалы гаиләләргә ел дәвамында акчалата 11 миллион 806 мең сум, авыр хәлдә калган 44 гаиләгә 800 мең сумга якын ярдәм бирелгән.

Районның социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, "Изге йөрәк" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге коллективлары 2019 елда башкарылган эшләренә йомгак ясап, 2020  елга бурычлар билгеләделәр.

Җыелышта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнашты.

-Социаль хезмәткәрләр - ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче, күпкырлы, зур сабырлык һәм түземлелек таләп итүче һөнәр ияләре. Сез тиеш өчен түгел, үз күңелегез кушуы буенча эшлисез, - диде үз чыгышында район җитәкчесе. - Хәер, бу тармакта башкача  булмыйдыр да, чөнки социаль хезмәткәр кемгәдер килгән кайгыны, бәланы, кемдер кичергән фаҗигане үзенекедәй кабул итеп, кешенең рухи һәм матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшли. Хезмәтегез өчен рәхмәт.

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, 25 яшькә кадәрге авыл хатын-кызларына беренче балалары туганда бер тапкыр 50 мең сум акча түләнә. 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче бала туганда100 мең сум акча бирү  каралган.

-Районда 48 гаилә: 38се – беренче балага, 10сы өченче балага әлеге субсидиягә ия булган, - диде үзенең докладында район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. 

"Изге йөрәк" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мөмкинлеге чикле гражданнарга, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү юнәлешендә актив эшли. Өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең 43  социаль хезмәткәре ялгыз яшәүче 231 кешегә ярдәм итеп тора. 

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Дивитаева  сүзе буенча, 2019 елда үзәккә  2338 кеше мөрәҗәгать иткән.  Эш эзләүчеләр буларак  исәпкә алынган 306 якташыбызның 185 се эшкә урнаштырылган, шул исәптән 130 сы әлеге үзәк юлламасы буенча.

-Без физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшле итү юнәлешендә дә актив шөгыльләнәбез, - ди  үзәк директоры. – Районда 1764 инвалид яши, шуларның 487 се – хезмәт яшендәгеләр, аларның 175 се ел дәвамында эш белән тәэмин ителде. Былтыр үзәк аша мөмкинлекләре чикле 13 кеше эшле булды. Бер якташыбыз бизнес-план яклап, үз эшен ачты.

Җыелышта шулай ук өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Илшат Закиров, инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова,  РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатиналар да узган елда башкарылган эшләре буенча  хисап тотылар.

Бу көнне тармакның тырыш хезмәткәрләрен дә билгеләп үттеләр –уңган, җаваплы, тәҗрибәле якташларыбызга: социаль хезмәткәрләр: Светлана Сиякинага, Фәридә Яруллинага, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының аш пешерүчесе Сусана Мөслимовага  район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

фото: автор

Чирмешән районының социаль хезмәткәрләре 2019 елга йомгак ясадылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев