Бәркәтәдән нәни Лия белән Рәхимә әбинең аралары 100 ел
Илнар һәм Лиана Дәүләтшиналар Бәркәтә авылының иң яшь гаиләләренең берсе.
Илнар Югары Чегодай авылы кызы Лиана белән гаилә корып төп йортта яшиләр. Яшьләрнең уллары үсеп килә, Исламга июльдә бер яшь тула. Илнар – нефтьче, Лиана – шәфкать туташы.
2024 елда Бәркәтә авылында өч сабый туган – барысы да малайлар, шуларның икесе авылда яши, берсе - биредә теркәлгән генә.
Эдем Эмиралиев үткән елның октябрендә туган. Ул Рөстәм белән Викториянең дүртенче сабыйлары. Хәзер гаиләдә ике кыз һәм ике малай үсә.
Лия Галиева - Бәркәтәнең иң яшь кешесе. Ул 3 апрельдә Раилә һәм Илнар гаиләсендә өченче сабый булып дөньяга килгән.
Ә авылның иң өлкән кешесенә – 99 яшь. Ходай язса, Рәхимә Шәфыйковага 24 ноябрьдә 100 яшь тулачак. Минәхмәт Сибгатуллин - Бәркәтәнең аксакалы, аңа – 92 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев