Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

2 нче Чирмешән мәктәбе ашханәсе иң яхшылар арасында

2 нче Чирмешән урта мәктәбе “Иң яхшы мәктап ашханәсе” Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңгән.

Мәктәп ашханәсе “Иң яхшы авыл мәктәбе ашханәсе” номинациясендә III урынга ия. Казанда узган чарада аларга Диплом тапшырганнар.

-Ашханәбезгә 2023 елда капиталь ремонт ясалды, азык блогындагы җиһазлар яңартылды, яңа мебель дә урнаштырылды. Шунлыктан әлеге бәйгедә катнашырга булдык, - диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Энҗе Ганиева. – 27 ел - мәктәп ачылганнан бирле эшләүче пешекчебез Галина Павлованың да уңышлары, тәҗрибәсе байтак. Һәм без моны жюриларга күрсәтә алдык.

Бәйгегә ашханәдә азык әзерләү барышын, балаларның туклануын, укучылар һәм укытучыларның фикерләрен яздырып видео җибәргәннәр.

Капиталь ремонттан соң ашау-эчү залы да зурайган. Элек ул 40 урынга исәпләнгән булса, хәзер анда бер вакытта 60 укучы туклана ала. Мәктәптә 157 бала укый, алар өч сменада туклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев