Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Теләгән һөнәреңне сайла

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында быел тагын өч яңа группа җыялар. Хәзер егетләр һәм кызларга санлы мәгълүматны эшкәртү материалы, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, усадьба хуҗабикәсе белгечлекләре дә алырга мөмкинлек бар. -Яшьләр күбрәк авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге сайлый. Яңа группага инде 18 кешедән гариза керде, пешекчегә укырга теләүче кызлар да бар. Без...

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында быел тагын өч яңа группа җыялар. Хәзер егетләр һәм кызларга санлы мәгълүматны эшкәртү материалы, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, усадьба хуҗабикәсе белгечлекләре дә алырга мөмкинлек бар.

-Яшьләр күбрәк авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге сайлый. Яңа группага инде 18 кешедән гариза керде, пешекчегә укырга теләүче кызлар да бар. Без документларны 1 сентябрьгә кадәр кабул итәбез, - ди филиал мөдире Хәмзә Хөснуллин. - Курсантларыбыз, уку йортын тәмамлагач, аграр техникум Дипломы алып чыгалар. Эшче һөнәре алган яшьләргә эш табу җиңелрәк.
Ремонттан соң биредә шартлар тагын да яхшырачак. Читтән килеп укучы егетләр өчен тулай торактан урын да бирелә.
Яңа уку елында техникумга тагын бер - яшь укытучы эшкә килә. Лениногорск педагогия колледжен тәмамлаган Анастасия Селезнева сызым фәнен укытачак.
Үткән уку елында монда җиде группада 123 курсант белем алган. Шуларның 58се электрчы, эретеп ябыштыручы, тракторчы-машинист һөнәрләре үзләштереп, кулларына Диплом алып чыкканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: филиал Нурлатского техникума