Татарстанда +25 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Белеп торыгыз

Татарстанда +25 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Дүшәмбе, 19 августта, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан җил булачак. Урыны белән аның тизлеге 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 10-15 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары 20-25 градуска кадәр күтәреләчәк.

чыганак


Нет комментариев