Кади, Котыш якларында яңгырлар күбрәк яуган
Белеп торыгыз

Кади, Котыш якларында яңгырлар күбрәк яуган

Соңгы көннәрдәге яңгырлар уракка нык комачаулый. Бүген, ягъни 1 август иртәсенә районда уртача 10 миллиметр күләмендә яңгыр яуган.

Июльнең соңгы атнасына күзәтү: 27 июльдә – 6 миллиметр, 30ында – 3; 31 июльдә 5 миллиметр яңгыр яуган, ә 28, 29 июльдә явым-төшемнәр күзәтелмәгән.  Июль аенда уртача 41 миллиметр яңгыр яуган (норма – 55,9).

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, яңгырлар Кади, Котыш якларында күбрәк булган. 5 апрельдән бүгенге көнгә кадәр районда 123 миллиметр явым-төшем теркәлгән.

Айсылу Гайнуллина фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев