Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йомырка турында миф инкарь ителде

Сез дә аңа ышана идегезме?

Йомырка холестерин дәрәҗәсен күтәрә, дигән сүз – миф. Мондый белдерүне психо-эндокринолог, Русия Диабет ассоциациясе президенты Михаил Богомолов ясады. Бу хакта "Рамблер" хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, йомырканың зыяны турында беренче тапкыр 1960 еллар ахырында АКШта "бөек холестерин сугышы" башлангач сөйли башлаганнар. Йомыркаларда холестерин күп булганлыктан, бу продукт зарарлы дип аталды. Әмма соңрак билгеле булганча, ризыкта һәм канда холестерин төрле, шуңа күрә йомыркалар кандагы «начар холестерин» дәрәҗәсенә йогынты ясый алмый.

Йомырка турында тагын бер миф — алардан симерергә мөмкин икәненә ышану. Белгечләр әйтүенчә, аларда нибары 75 калория бар, шуңа күрә йомырка хәтта ябыгырга теләүчеләр өчен дә файдалы.

Тагын бер киң таралган ялгыш караш — шикәр чире булган кешеләр өчен йомырканың зарарлы булуы. Йомырка ноль дәрәҗәсендәге гликемик индекска ия, шуңа күрә инсулинга каршы тору һәм II типтагы диабет белән авыручылар өчен куркынычсыз дип ышандыра белгечләр.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев