Чирмешәннең “Мөшбикә” мәчетендә ремонт эшләре башланган.
Халыктан җыелган акчаларга мәчетнең аш әзерләү бүлмәсен зурайталар. Монда ике газ плитәсе, һава суыргычлар (вытяжка), яңа кухня гарнитуры да урнаштырылачак.
-Аш бүлмәсендә ремонт тәмамлангач, төзүчеләр тәхарәтханәләрне үзгәртеп коруга керешәчәк, - диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. – Төзекләндерү эшләрен Рамазан аена кадәр төгәлләргә ниятлибез.

Нет комментариев