Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне юка бозга кермәскә өндиләр

1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр су объектларында куркынычсызлык айлыгы бара. Көзен юка боз - куркыныч. Берничә ел элек районда бер балыкчының гомере шул сәбәпле өзелде.

Көзен беренче суыклар белән сулыкларда боз ката башлаган чор кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч. Кайбер кешеләр, балалар бозның ныклыгын тикшереп тормыйча, кисәтүләргә игътибар бирмичә боз өстенә чыгалар.

-Кышкы чорда сулыкларда кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен шартлар тудыру максатларында Чирмешән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карар чыгарды, - диде район башкарма комитеты начальнигы, комиссия рәисе Илнур Җамалетдинов. - Боз катламы 7 сантиметрдан да ким булган очракта анда керү катгый тыела.

Авыл җирлекләре башкарма комитетларына боз өстендә балыкчылар күпләп җыела торган урыннарны контрольгә алырга, су объектларында рейдлар оештырырга, сулыкларда бәлагә дучар булучыларга ярдәм итүне тәэмин итәргә, район халкы белән кышкы чорда боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләр хакында аңлатырга һәм профилактик эш алып барылырга тиеш.

Айлык барышында гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга һәм аларның ата-аналарына юка бозга чыгуның аяныч хәлләргә китерүе хакында әңгәмәләр үткәрү, аңлату зарур.

Әгәр дә сез суга төшеп киткәнсез икән, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

-паникага бирелмәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска, сулышны тотрыкландырырга;

- кулларыңны киң итеп як-якка җәеп, башыңны чумдырмас өчен боз кырыена эләгергә тырышырга;

- боз кырыен сындырмыйча, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, күкрәгеңне шудырып, сакланып кына боз кырыена ятарга, бер аягыңны, аннары икенче аягыңны боз өстенә ыргытырга;

-боз чыдаса, акрын гына тәгәрәп, ярга таба шуышыгыз.

- килгән якка таба хәрәкәт итәргә кирәк, чөнки анда боз ныклыгы тикшерелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев