Чирмешән районында әфганчылар хезмәттәшләрен искә алачак
Белеп торыгыз

Чирмешән районында әфганчылар хезмәттәшләрен искә алачак

15 февраль Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көн буларак билгеләп үтелә. Бу көнне районның сугышчы-интернационалистлары Мәңгелек ут түренә венок куеп, хезмәттәшләрен искә алачак.

19 февральдә алар өчен район күләмендә бәйрәм оештырылачак. Ветераннар 14 сәгатьтә район мәдәният йортына җыела. 22 февральдә Казанда узачак республика чарасында да безнең районнан делегация  катнашачак.

фото редакция архивыннан

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев