Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы сатып алучыларына киңәшләр

Һәрберебезнең, бер тапкыр булса да, куллану срогы чыккан азык-төлек, эшләми торган көнкүреш техникасы, сыйфатсыз аяк киеме, өс киеме сатып алганы бардыр.

Этикеткадагы бәя чектагы суммага туры килмәү очраклары да булгалый. Кемнедер интернет аша сатып алынган товарны кире тапшырырга яки алмаштырырга ярамый дип ышандыралар, сатучылар өстәмә хезмәтләрен  көчләп тагарга теләгән вакытлар да була. Кызганыч  кайвакыт, күпчелегебез сату нокталарында үзебезне “төп башына утыртуларын” сизми дә калабыз. Ә бит “Сатып алучы һәрвакыт хаклы” формуласын беркем дә гамәлдән чыгармады.

Мондый вәзгыятьне ничек булдырмый калырга һәм сәүдәгәрләр аңлашуга бармаса, нишләргә? Бу  сораулар белән без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең райондагы әйдәүче белгеч-эксперты Румия Сөләймановага мөрәҗәгать иттек.

-Румия Рафаэлевна, сезнең бүлеккә еш мөрәҗәгать итәләрме? Күбрәк нинди сораулар белән?  

- Атнага берничә мөрәҗәгать керә. Бу елның җиде аенда 156 чирмешәнле гозерен телдән җиткерсә, 10сы – язма рәвештә. Шикаятьләрнең күпчелеге сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү эшчәнлегенә бәйле. Бу, кагыйдә буларак, сатучыларның җитешсезлекләре булган товарларны кире кайтарып алуда үз бурычларын үтәмәве, гарантия йөкләмәләрен кире кагуы. Техник яктан катлаулы товарлар – кәрәзле телефоннар, планшетлар, көнкүреш техникасы сәүдәсе белән бәйле мөрәҗәгатьләр еш очрый. Гражданнар мөрәҗәгать итә торган бәхәсле мәсьәләләр – пластик тәрәзәләрне, ишекләрне сыйфатсыз урнаштыру һәм монтажлау, катлаулы техник товарларны тиешенчә ремонтламау һ.б.

-Азык-төлек базарындагы төп проблемаларның берсе – куллану срогы чыккан товар. Аңа безнең райондагы сәүдә нокталарында да тап булырга мөмкин. Шундый продукт сатып алып, аның чегын алырга оныткан  очракта нишләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә?

-Кулланучының касса чегы яисә сатып алу фактын раслый торган башка документ булмау, аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез була алмый. Ул куллану  срогы чыккан азык-төлек өчен акчаны кире кайтаруны яисә алмаштыруны таләп итеп сатучыга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Баш тарткан очракта, сатып алучы сатучыга язма дәгъва белән мөрәҗәгать итә ала.

-Еш кына эре сәүдә челтәрләрендә икенче көнгә срогы чыгучы товарларны акцион бәядән куялар, болай ярыймы?

-Закон буенча яраклылык срогы чыккан товар сатуга кертелми. Кулланучылар игътибарлы булсын иде.

-Еш очрый торган тагын бер проблема: этикеткадагы бәя чектагы белән туры килмәү. Мондый очракта нишләргә?

-Шундый хәл килеп чыкканда, администраторга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр товарны этикеткадагы бәядән сатудан баш тартсалар, дәгъва языгыз, аны кибетнең тәкъдимнәр китабына теркәгез, бәяне фотога төшереп, кадрга дата һәм вакытны да өстәгез. Ә аннан соң Роспотребнадзорга гариза языгыз, кибеттән алган җавапны, чек, фотосурәтләр куегыз.

- Румия Рафаэлевна, кулланучының хокуклары бозылган очракта райондашларыбызга нинди алгоритм буенча эш итәргә икәнен искә төшерик әле.

- Беренчедән, язма дәгъва бирелә.

Икенчедән, әгәр сатучы таләпләрне үтәүдән баш тарта икән, кулланучы, закон нигезендә, гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Судка мөрәҗәгать иткәндә, кулланучылар үз хокукларын бозуга бәйле эшләр буенча дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә.

Закон нигезендә, кулланучы мораль зыянны компенсацияләүне таләп итәргә хокуклы, бу чакта зыянның күләме мөлкәти зыянны каплау күләменә бәйле түгел. Кулланучы таләпләре суд тарафыннан канәгатьләндерелгән очракта, суд сатучыдан кулланучы таләпләрен ирекле тәртиптә үтәмәгән өчен, суд тарафыннан билгеләнгән сумманың 50 процент күләмендә штраф түләттерә.

Үзегезне алдамасыннар өчен, берничә гади кагыйдәне үтәгез: чектагы сумманы һәрвакыт тикшерегез, түләнгән сумманы якынча гына булса да санарга гадәтләнегез, сатып алуларны рациональрәк итеп эшләгез, товарны тикшерелгән сатучылардан гына сатып алырга тырышыгыз. Килешәсездер, уяулык әлегә беркемгә дә начар нәтиҗәләр китергәне юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев