Чирмешән районы Сабан туенда “Аударыш” уены була
Быелгы район Сабан туенда да бәйрәм кунаклары “Аударыш” уенын тамаша кыла алачаклар.
Бу кызыклы милли уенны – ат өстендә көрәшне үткән елда да кызыксынып карадык, быел ул тамашачыларны тагын да күбрәк җыяр. Уеннар төп мәйданнан читтәрәк “Аударыш” өчен махсус ясалган урында булачак.
-Уенга атларны Лениногорскидан алып киләләр, быел да ике татар атында көрәшергә мөмкин булачак, - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов. – Республикада татар атларын үрчетүгә зур игътибар бирелә, шунлыктан Сабан туйларында “Аударыш” уены популярлаша бара.
Былтыр ике атта биш җайдак көч сынашты. Анда җиңүчеләргә 10000, 7000, 5000 сум күләмендә сертификатлар тапшырылды. Бу Сабан туенда да иң көчлеләрне саллы бүләкләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев