Булачак солдатлар өчен Чирмешәндә бәйрәм оештырдылар
Район мәдәният йортында узган Никрутлар (Призывниклар) көненә тиздән хәрби кием кияргә тиешле егетләрне, армиядәге якташларыбызның әти-әниләрен һәм район үзәге мәктәпләре укучыларын дәштеләр.
Бәйрәмне район башлыгы Рамил Айбатов ачып җибәрде һәм көзге чакырылышта солдат итекләре киячәк егетләргә бүләкләр тапшырды.
-Армиядә хезмәт итү – бурыч кына түгел, ә зур дәрәҗә дә. Армия ул - тормыш мәктәбе, холыкны чыныктыра, чын дуслыкка һәм җаваплылыкка өйрәтә. Исегездә тотыгыз, якыннарыгыз, шулай ук без дә, сезнең хәрби бурычыгызны үтәп, сау-сәламәт әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистларыбыз кунакларга патриотик җырлардан торган концерт программасы тәкъдим итте. Армия мәктәбе узган район җитәкчеләре дә егетләргә киңәшләрен бирделәр, уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр.
Чирмешән аграр техникумын тәмамлаган, хәзер “БИО-АГРО” җәмгыятендә эшләүче Чирмешән егете Кирилл Герасимов армиягә барырга әзер.
-Хәрби хезмәткә бару һәр ир-егетнең бурычы, дулкынланмыйм, үземне ышанычлырак хис итәм, – дип тәэсирләре белән уртаклашты булачак солдат. – Армиядә булган дусларым белән аралаштым, алар бернинди куркыныч та юклыгын әйттеләр. Мин армиягә барырга әзер.

Бәйрәмдә, бүгенге көндә уллары армия хезмәтендә булган әти-әниләрне дә сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр. Чирмешәннән Әсхәт һәм Илсөяр Җиһаншиннарга, Сергей һәм Ирина Ишеевларга, Туймәттән Альберт һәм Рәзилә Фәссаховларга улларына патриотик тәрбия биргән өчен часть командованиесе һәм Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссарының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
-Улыбыз Булатны армиягә майда озаттык, хезмәт срогының “экваторы”на җитәбез, - ди Рәзилә Фәссахова. – Красноярскида хезмәт итә, телефоннан сөйләшеп торабыз, очрашуны зарыгып көтәбез.
“Орион” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләүче белгечләре Альмир һәм Венера Жораевларга да хәрби хезмәткә җибәрү тантанасын оештыруда актив катнашканнары өчен, хәрби комиссарның Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Көзге чакырылыш 1 октябрьдә башланып китте, ул декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта районның 38ләп яшь кешесе солдат итекләре киячәк. 22 октябрьдә инде бер якташыбыз армиягә китте, икенче озату 27 октябрьгә планлаштырылган.
Автор фотолары.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев