Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәйрәм көннәрендә Чирмешән оешмалары ничек эшли?

Ун көнгә сузылган Яңа ел каникулында авырып китәргә яисә башка оешмаларга йомышың төшәргә мөмкин. Көннәрен кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга ниятләүче яки кунаклар белән берәр чарага барырга теләүчеләр була.

Район мәдәният хезмәткәрләре 31 декабрьдә кичке сәгать 8дә Яшьләр мәйданчыгына Бал-маскарадка чакыралар. Монда лотерея уйнату да булачак. 7 гыйнварда 15 сәгатьтә Раштуа концерты оештырыла.  Каникул көннәрендә мәдәният хезмәткәрләре район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгына балаларны “Күңелле каникуллар” проектына чакыралар: 2, 3, 4, 6, 8 гыйнвар көннәрендә 14 сәгатьтә уен программалары оештырыла.

Район газетасы редакциясе ишекләре ялларда, бәйрәмнәрдә дә һәр көнне ачык булачак, йомышыгыз төшсә, рәхим итегез!

Районның почта элемтәсе бүлегенең клиентлар белән эшләү залы 30 декабрь, 3, 4, 8 гыйнварда эшли.

 Почтага бу көннәрдә 11дән 15 сәгатькә кадәр килергә була.

Район үзәк больницасы поликлиникасының ишекләре 30 декабрь һәм 2, 4, 6 гыйнварда ачык була. Бу көннәрдә иртәнге 8дән көндезге 12 сәгатькә кадәр барлык табиблар да кабул итәчәк.

Чирмешәннең Титов урамында  урнашкан үзәк даруханәгә 2, 3, 6, 8 гыйнвар көннәрендә иртәнге сәгать 8дән 16.00гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Саф һавада, чаңгыда йөрергә теләүчеләргә дә мөмкинлекләр бар.  Сабан туе стадионындагы “Җиде тирәк” чаңгы базасында һәр көнне чаңгыда шуарга була. Ул иртәнге 8дән 21 сәгатькә кадәр эшли. Чаңгылар бушлай бирелә.

Тимераякта шуарга теләүчеләр өчен Боз сарае ишекләре бәйрәм көннәрендә дә ачык була. 30 декабрьдә 8дән 21 сәгатькә кадәр, 31ендә төшкә кадәр эшли, ә 1 гыйнварда аның ишекләре 14.00дә ачыла. Боз сарае 2сеннән 8 гыйнварга кадәр гадәти режимда эшләячәк.

фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев