Атна ахырында Татарстанда суытачак
Бу атнада Татарстанда көндезге һава температурасының +20 градуска җитүе көтелә. Ләкин атна ахырында шактый ук суытачак.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, якын араларда явым-төшемсез, җилсез коры һава саклана. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 12–13 апрельдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +14…+20 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә суыта: +3…–2, көнчыгыш районнарда –6 градуска кадәр.
Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, җомга һәм шимбә – 14–15 апрельдә, республикага төньяктан суык һава агымы үтеп керү сәбәпле, көндез һава температурасы +5…+10 градустан артмаячак. Секундына 20 метр тизлектә көчле җил. Явым-төшем юк дәрәҗәсендә.
Исегезгә төшерәбез: апрель башында Казанда өч температура рекорды теркәлде. Көндез һава 20 градуска кадәр җылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев