Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Туймәттә чик сакчылары хөрмәтенә истәлекле урын ачылды

Районда Чик сакчылары көнен бик зурлап билгеләп үттеләр.

Төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр иртән үк “Орион” яшьләр үзәге янында җыела башлады.  Сүз уңаеннан, районда йөздән күбрәк чик сакчысы исәпләнә, диделәр.

Быел да райондашларыбыз бәйрәмне автойөреш белән башлап җибәрделәр. Әләмнәр белән бизәлгән автоколонна Чирмешән урамнарыннан узып, Туймәткә кузгалды. Юл уңаеннан Лашманга да кереп чыктык. Ә Туймәткә баруның сәбәбе – монда чик буе билгесе һәм мемориал такта ачу тантанасы булды.

Истәлекле урын авылда яшәүче якташлар – элеккеге чик сакчылары инициативасы буенча төзелгән. Чыгымнарның төп өлешен үзләре күтәрсә, башка авылларда яшәүче чик сакчылары да якта калмаганнар, кулларыннан килгәнче булышканнар.

Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты һәм якташларыбызны Чик сакчылары көне белән тәбрикләде.

-Бүген – батырлык, кыюлык, намус һәм Ватанга мәхәббәт гәүдәләндерелгән көн. Илебез сакчылары, Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче һөҗүмне үзләренә кабул итеп, аннан соң илебезгә куркыныч янаган чорларда да ил чикләрен, ил иминлеген саклап батырларча көрәшкәннәр, бүген дә үз постларында уяу торалар, - диде чыгышында Илнур Минсәгыйть улы. –Бу эшне башлап, җиренә җиткергән Туймәт ир-егетләренә: Наил Галимовка, Рамил Сәгыйровка, Равил Хәлиуллинга, Илдус Гыйматдиновка, Салават Рәҗәповка, Радик Сәхаповка, Салават Ильясовка, Чулпан Ильясовка, Наил Шәрифуллинга дә аеруча рәхмәт әйтәсе килә.

Бәйрәмгә килүчеләрне Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов, районның чик буе гаскәрләре ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Сергеев та котладылар,  үз теләкләрен ирештерделәр.

Тантанага күрше Әлмәт районыннан да кунаклар килгән – чик буе гаскәрләре ветераннары чирмешәнлеләр игътибарына җыр тәкъдим иттеләр.

Районның иң өлкән чик сакчысы Фаил Гафиятуллин да әле бүген дә сафта.

-Мин 1958-61 нче елларда Иран чик буенда хезмәт иттем. Районнан без анда сигез кеше идек. Кызганыч, бүген инде минем служаклар барысы да вафат, бер мин генә исән-сау йөрим. Туймәт халкын шундый истәлекле көн белән котлыйм. Бик кирәкле эш башкарганнар алар,  аеруча, үсеп килүче яшь буын өчен бу мөһим, алар белеп, күреп, үрнәк алып үсеннәр, - диде Фаил абый.

Бу көнне Түбән Кармалка авылы халкы да, мөгаен, беренче тапкыр шундый автойөреш күргәндер. Яшелфуражкалылар биредә “служаклары” – күптән түгел генә операция кичергән Юрий Стукалинның хәлен белеп чыктылар.

Аны да бәйрәм белән котлап, “Чик буе гаскәрләре ветераны” истәлек медале тапшырдылар.

Бәйрәм Чирмешәндә Мәңгелек ут янында дәвам итте. Биредә чик сакчыларын район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова котлады. Иң актив чик сакчылары - “Чик буе гаскәрләре ветераны” медальләре белән бүләкләнде.

Ахырдан чик сакчылары узган елда Җиңү паркында ачылган һәйкәл түренә чәчәкләр куйдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев