Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сәхнә түрендә - Чирмешән районы педагоглары

Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан узган тантанада мәгариф өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән педагогларны бүләкләделәр.

Укытучыдан башка бер генә һөнәр иясе дә була алмый. Зур җитәкчеме ул, табиб яки укытучымы, гади эшчеме - барысын да, кулларыннан тотып, язарга, укырга өйрәткән кеше - укытучы. Бүген яраткан укытучыларын, остазларын, тәрбиячеләрен искә алмаган бер генә кеше дә юктыр.

Район башлыгы Рамил Айбатов тантананы ачып, мөгаллимнәребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

-Педаголар – балаларны чын күңелдән яратып, барлык көчләрен аларга бирүчеләр. Укучыларның уңышлары - районыбыз үсешенә сез керткән өлеш, - диде ул. - Укытучы булу өчен белемлелек кенә аз, даими рәвештә үз өстеңдә эшләргә һәм һәр буын укучылары белән бер адымда барырга кирәк.

Бәйрәмдә укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарыбызны тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар, музыкаль сәламнәр дә ирештерделәр. Укытучылар үзләре дә шәп артистлар: сәхнәдән матур итеп шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр дә.

Педагоглар арасында районныкын, республиканыкын гына түгел, Россия Федерациясе бүләкләрен алучылар да булды. Югары Кәминкә мәктәбендә 20 ел директор булып эшләүче Гөлшат Мингатинаның хезмәте югары бәяләнде, аңа РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

-Хезмәтемне шулай югары бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәт, - диде Гөлшат Габдрахман кызы. - Мин инде, уку елларымны да санап, быел 55 нче тапкыр 1 сентябрьне каршыладым, шуның 40сы укытучы буларак. Хезмәт кенәгәмдә бер генә язу, укуны тәмамлап кайтуга, Югары Кәминкә мәктәбендә эшли башладым. Балаларны бик яратам, мәктәпкә килгәч, икенче сулышым ачыла сыман, чирләрем дә онытыла.

Бүген райондагы 45 мәгариф учреждениесендә 374 педагог хезмәт куя, мәктәпләрдә 1813 укучы белем ала, балалар бакчаларында 448 сабый тәрбияләнә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев