Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәйрәмнәр

Кармышта әтәчтән дә җитезләр табылды

Үткән шимбә көнне Кармыш мәктәбе каршындагы мәйданда узган Авыл көненә кунаклар бик күп җыелды.

Бәйрәмнең йөзек кашы булган милли көрәштә бары авыл егетләре генә бил алышты. Иң көчле көрәшче мәйданнан тәкә һәм электр духовкасы алып китте.

Бу авылда мәйданда нинди дә булса яңа уен кертергә тырышалар. Быел да иң осталар  суда йөзгәндә аякка кия торган ласталар белән узыштылар.  Әтәч тоту уенында әтәчтән дә җитезләр табылды.

Авыл көнен Казаннан килгән артистлар алып барды. Саҗәрә апа Шәйхуллованың Санкт-Петербургтан кайткан оныгы Диана башкаруындагы нәфис гимнастиканы халык ах итеп күзәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев