Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ивашкино кибетчесе Нина Андреева - район бәйгесе җиңүчесе

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин "Ел хатын-кызы" район бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. "Чирмешән" ресторанында үткән бәйрәм табынына 100ләп хатын-кыз чакырылган иде. "Хатын-кыз - әни" номинациясендә Ивашкино авылыннан Нина Ивановна Андреева Диплом белән бүләкләнде. Кибетче булып эшли ул, ире Олег белән 5 бала үстерәләр. Дүрт кызлары мәктәптә укый....

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин "Ел хатын-кызы" район бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

"Чирмешән" ресторанында үткән бәйрәм табынына 100ләп хатын-кыз чакырылган иде.
"Хатын-кыз - әни" номинациясендә Ивашкино авылыннан Нина Ивановна Андреева Диплом белән бүләкләнде. Кибетче булып эшли ул, ире Олег белән 5 бала үстерәләр. Дүрт кызлары мәктәптә укый. Хәзер Нина кече баласы - улы Саша белән декрет ялында. " Хатын-кыз - тыл хезмәтчәне" номинациясендә җиңүче дип Лашманнан хезмәт ветераны Шаһидә Сруртдин кызы Гыйләҗетдинова танылган. "Хатын-кыз - эшмәкәр" бәйгесендә Чирмешәннән Менуи Костановна Гаспарян, "Хатын-кыз - рухият һәм мәдәният" номинациясендә Югары Кәминкә авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Хәсәнҗан кызы Хөснуллина да - бүләк ияләре.
Хатын-кыз күзлегеннән ел ир-аты - "Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк" номинациясендә Чирмешәннән шәхси эшмәкәр Булат Госман улы Латыйпов җиңүче булган.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Ивашкино авылы.