Чирмешәннең “Шагыйрьләр бистәсе”ндә яшәүче күршеләр туй табыны корды
Район үзәгенең Төньяк микрорайонында – өч урам: Такташ, Тукай, Җәлил урамнары. Шуңа да әлеге бистәне халык үзенчә матур итеп “Шагыйрьләр бистәсе” дип йөртә.
Бүген биредә 80ләп йортта 190 тирәсе кеше яши. Узган атнаның пәнҗешәмбе кичендә монда күршеләр “гулять” итте. Яшьләр, яшьләр инде, Тукай урамында озын табын корганнар. Хатын-кызлар, телеңне йотарлык, туй табыннарына әзерләгәндәй ризыклар пешергән. Ир-егетләр ике самовар көйрәтеп җибәрде, шунда ук мангалларда шашлык кызды.
Улы Радик, килене Ләйсән, оныклары белән шушында гомер итүче Мәдинә апа Харисова күршеләргә дип, бераз арттырсаң, тегермән ташы кадәрле бәлеш салган.
-Монда 2018 елда күчендек, Тукай урамында яшибез. Беренче елны больница янындагы ыгы-зыгылырак урамнан күчкәч, бераз уңайсыз булган иде. Һич яшермим, монда әүвәл буш урамнарда, посадкаларга карап бүредәй улардай да көннәр булды, андагы күршеләремне сагындым. Хәзер күнектем, бик рәхәт. Монда күбрәк яшьләр, алар белән яшьләрчәрәк булырга тырышасың инде, - ди Мәдинә Хафиз кызы.
Күршеләр бәйрәменә район башлыгы Рамил Айбатов та килгән иде. Аның биредә киләсе елга, барып чыкса быел ук, балалар мәйданчыгы урнаштырачаклары хакындагы хәбәрне яшьләр бик хуплап кул чапты.
Дөрес, әле монда яшәүчеләр юлларның асфальтлануын да, берәр сәүдә ноктасы – кибет тә күрәсе килә. киләчәктә, бирсен Ходай, алары да хәл ителер.
Мондый бәйрәмнәр күршеләрне, якташларны тагы да берләштерә. Хәер...
-Без болай да бик дус яшибез, сызгыр гына, күршеләр шунда ук ярдәмгә килә, - ди Такташ урамыннан Ольга Малешина.
-Башкалар да безнең кебек дус яшәсен иде, - дип сүзгә кушылды Назгөл Закирова да.
“Орион” яшьләр үзәге, “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы белгечләре бу юлы күршеләрне уйнатты. Бик актив күршеләргә үзләренең Рәхмәт хатларын да тапшырдылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев