Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында күргәзмә дә эшләде

Инвалидлар декадасында районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар еш килә, биредә тәрбияләнүчеләргә төрле чаралар оештырыла.

Оешма хезмәткәрләре әби-бабайларга яхшы кәеф тудыру максатында бәйрәм табыны көйләделәр. Йорт-интернат директоры Илшат Закиров тәрбияләнүчеләрне котлап, матур теләкләрен җиткерде.

Район балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, үткән еллардагы кебек, өлкәннәргә төрле халыкларның җырларын, биюләр бүләк иттеләр.  Алар үзешчән артистларга кушылып җырладылар, яшьлекләренә кайткан төсле булдылар. Мәктәпнең рәсем сәнгате бүлеге укучыларының эшләреннән - картиналардан әзерләгән күргәзмәне дә кызыксынып карадылар әби-бабайлар.

Чирмешән лицее укучылары, район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышларын да бик җылы кабул иттеләр биредә яшәүчеләр.

Фәридә Низаметдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев