Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә сөлге җыючыларны кайнар коймаклар белән каршы алдылар

Район үзәгендә милли бәйрәмебез алдыннан “Сөлге җыю” йоласын яңарттылар.

Шарлар белән бизәлгән, җырлар яңгыратып урамнардан узган автомашиналар тиздән бәйрәм җитәсен искәртеп күңелләрне дәртләндерде. Милли киемнәрдәге сөлге җыючыларыбызның бүләк колгасы шактый тиз арада авыраеп та өлгерде: кемдер аңа сөлге, икенчеләр кулъяулыклар бәйләде. Андый вакытта җыр-биюсез буламы соң?!  

Ә Бакча урамында яшәүче Гомәровлар сөлге җыючыларга кайнар коймаклар да пешереп чыккан. 

–Халкыбызның колгадагы “күчтәнәчләре”н Сабан туе уеннарында катнашучыларга тапшырырбыз. Бүләккә картиналар, чәй сервизы бирүчеләр булды, якташларыбызга бик зур рәхмәт, – ди район мәдәният йортының автоклуб мөдире Әлфия Закирова.

Сөлге җыючылар Бакча урамының Мостафиннар йорты янында озаккарак тукталдылар, монда халык күп җыелган. Араларыннан 78 яшьлек Наилә апа Шәфыйкова да колгага үз бүләген элде.

–Борынган килгән матур  йолабыз, халкыбыз Сабан туен элек тә шулай күтәрешкән. Бәйрәмнәр бәла-казасыз, матур үтсен,  киң ризыклы,  матур җәйләр килсен, – диде Наилә апа,  сөлге җыючыларга рәхмәт әйтеп.

8 июньдә – районыбызның кайбер авылларында,  9 июньдә  район үзәгендә Сабан туйлары гөрләячәк. Ә 12 июньдә – Россия көне. Киләсе бәйрәмнәр белән, дуслар!

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев