Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәмендә “карга боткасы” пешерделәр

Яшьләр мәйданчыгында Кышны озатып, Язны каршы алдылар. Кыш күпме генә карышса да, Нәүрүзбикә көчлерәк булды.

Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Биредә җыр-биюгә, уеннарга да урын булды, билгеле, карга боткасыннан да авыз иттеләр.

Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Чарага килгән балалар төркемнәргә бүленеп ярыштылар, Кыш белән Нәүрүзбикәгә көч бирделәр.

Тамашада катнашкан Кыш биләмәләрен бер дә бирәсе килмәде. Шулай да Нәүрүзбикә җитезрәк булып чыкты, бәйгеләрдә ул җиңде.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу көнне кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрүзбикә.

Нәүрүз - кешеләрне берләштерә торган, традицияләрнең һәм гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген искә төшерә торган бәйрәм.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев