Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле балалы гаиләләрне кунакка дәштеләр
Район инвалидлар җәмгыяте кабат кунаклар җыйды. Монысында, Ватан сакчылары көне уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләр хөрмәтләнде.
Район үзәгендәге бер кафеда җыелган кунакларны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде.
- Барыгызга да сәламәтлек, күтәренке кәеф, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим, - диде Надежда Габдерәшит кызы.
Ир-егетләрне район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова котлады. Район клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатинаның үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен кайбер яңалыклары бар. Әйтик, әлеге балаларга һәм аларның әтисенә яки әнисенә Татарстанның төрле санаторийларына ике елга бер тапкыр бушлай юллама бирелә икән.
Якты Тау авылыннан Рахман Ниятов бәйрәмгә бабасы Илшат белән килгән. Рахман 9 нчы сыйныфта укый. Тик малайның тумыштан аяклары авырта икән.
- Рахман бик актив, тырыш, тормыш сынауларына нык тора, төшенкелеккә бирелми. Мондый бәйрәмнәр балаларның рухын күтәрә. Рәхмәт оештыручыларга, шундый кичәләр бик кирәк, - ди Илшат Лотфуллин.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлап, төрле уеннар үткәрде. Түбән Кама шәһәренең Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Рәхилә Корбангалиева җитәкчелегендә килгән артистлар кунакларның күңелен күтәрде. Мәрхәмәтле иганәчеләр ярдәмендә әзерләнгән бүләкләр дә балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килгәндер. Гадәттәгечә, лотерея уйнатуда беркем дә отышсыз калмады.
Илсөяр Гайнетдинова видео һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев