Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә чик сакчыларына һәйкәл ачылды

Чирмешән районы чик сакчыларының күптәнге хыяллары чынга ашты, алар, үз көчләре белән, Җиңү паркында һәйкәл төзеделәр. 28 май – Чик сакчылары көнендә ул тантаналы шартларда ачылды.

 

Барлык буын чик сакчыларына багышланган һәйкәл лаеклы урынын тапты. Чик сакчыларының шундый башлангычын район хакимияте дә хуплаган һәм яшелфуражкалылар аны ике айда ясап та куйдылар.

 

-Районда йөздән күбрәк чик сакчысы исәпләнә. Һәйкәл төзү инициативасын күпләр куәтләде һәм акчаларын да кызганып тормадылар, барлык чыгымнарны үзебез күтәрдек, - диде оештырып йөрүчеләрнең берсе Юрий Сергеев. – Төзелеш эшләренә һәм бәйрәмне оештыруга 400 мең сумнан да күбрәк акча тотылды. Брусчатка җәю, постамент ясау һәм мемориаль плитә урнаштыруга осталарны җәлеп иттек. Районыбызның актив чик сакчылары да үз көчләрен кызганмады, өмәләр оештырдык, туя агачлары һәм чәчәкләр утырттык. Район башлыгы Рамил Айбатовка рәхмәт, ул безнең идеяне куәтләтләде. Киләчәктә биредә башка гаскәрләрнең дә шундый мәйданчыклары булыр дип ышанасы килә.

Район чик сакчылары быелгы бәйрәмне автойөреш белән башлап җибәрделәр, үз флагларын җилфердәтеп, район үзәге урамнарыннан уздылар.

Һәйкәлне ачу тантанысы район тарихында һәм алар хәтерендә зур вакыйга булып уелып калыр. 50-60 яшьне узган якташларыбыз да, форма киеп, марш атлап уздылар.

Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты һәм Чик сакчылары көне белән тәбрикләде.

-28 май – батырлык, кыюлык, намус һәм Ватанга мәхәббәт гәүдәләндерелгән көн. Чик сакчылары илебезгә куркыныч янаган чорда да чикләребезнең иминлеге өчен батырларча көрәшкән, бүген дә үз постларында уяу торалар һәм бердәмлекләре белән үрнәк күрсәтәләр. Сезнең үрнәктә яшь буын тәрбияләнә, бу бүгенге көндә аеруча мөһим.

Райондагы иң өлкән чик сакчысы Фаил Гафиятуллинга 85 яшь тула. Түбән Кәминкәдә аның кушаматы да “погран Фаиле”.

-Мин бу кушаматым белән горурланам. 1958-61 нче елларда Иран чик буенда хезмәт иттем. Шундый истәлекле һәйкәл булдырган егетләргә рәхмәт, - диде ул.

Чарага күрше районнан да кунаклар килгән, алар да котлауларын ирештерделәр. Актив чик сакчыларына “Чик буе гаскәрләре ветераны” медальләре тапшырылды.

Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр арасында әфганчылар да байтак. Шуларның берсе Илдус Хәлимов Әфганстан чик буенда хезмәт иткән вакытта күрсәткән батырлыклары өчен “СССР дәүләт чикләрен саклауда аерымлык өчен” медале белән бүләкләнгән булган.

-1985-87 елларда армиядә булдым, соңгы елда Әфган чиген сакладык. Мондый истәлекле урын башка районнарда бар инде, менә без дә үз тырышлыгыбыз белән аны булдырдык, рәхмәт егетләргә, – диде ул.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев