Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә балалар өчен Чыршы бәйрәме үтте

Ел саен декабрь азагында район үзәгенә авыллардан да балаларны чакырып, зур чыршы бәйрәме оештыралар.

 Быел да район мәдәният йортында һәм “Орион” яшьләр үзәгендә төрле категория балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре узды.

Балалар монда төрле костюмнар киеп килгәннәр, шигырьләр, җырлар әзерләгәннәр.

Район мәдәният йортында узган тамашада 100дән күбрәк баланы Кыш бабай белән Кар кызы якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, ә Убырлы карчык белән Кикимора уеннар оештырдылар. Ахырдан барысына да күчтәнәчләр тапшырдылар.

-Мондый чарада беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Безне чакырганнары өчен зур рәхмәт, - диде Чирмешәндә яшәүче Марина Рязанская. – Монда ике улым: Влад һәм Паша белән килдек. Аларга да бәйрәм бик ошады.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев