Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән Сабан туйлары барын да күрештерә

Авылларда тиздән Сабан туйлары гөрләячәк. Язгы кыр эшләрен йомгаклау, ял итү, күңел ачу бәйрәмен күпләребез көтеп ала.

Нургаяз Яруллин (Тукай поселогы): - Әйе, бик яратабыз Сабан туйларын. Татарлар гына түгел, безнең Иске Кадида үтә торган бәйрәмгә күрше Иске Котыш, Ульяновка авылларыннан да заманында бергә эшләгән дуслар - рус, мордва, чуваш егетләре килгәли.

Мин колхозда 40 елдан күбрәк шофер булып эшләдем, бер Сабан туенда да җитәкчеләр, рәхмәт, бүләксез калдырмадылар. Мәрхүм Нурхаммәт Хәмидуллинның, колхозда шоферлар арасында беренче урын алган өчен, тузан суырткыч бүләк иткәне бик хәтердә. 1970-80 елларда үзем дә хәтта күрше авылларда мәйданнарга чыгып гер күтәрә идем, ике потлы герне җитмешәрне “бәрә идем”.

Сабан туйларын бик матур ясыйлар, оештыручыларга ул көннәрдә мәшәкать күп инде.

Роман Бадикян (Чирмешән): – Мин әрмән милләтеннән,  Чирмешәндә 25 елдан күбрәк торганлыктан, Сабан туе күңелгә якын. Татар халкының бу милли бәйрәмен бик хөрмәт итәм, аны үткәрешергә булдыралган кадәр матди яктан да булышам.

Район үзәгендәге бәйрәмнең башлану тамашасын карарга яратам. Милли көрәш бик кызыклы үтә. Бар халык та матур киенгән, төрле милләтлар үз телләрендә җырлыйлар, бииләр. Халык бер-берсе белән аралаша,  күрешә, күңел ача. Бу бик шәп.

Илдар Абдуллин (Бәркәтә авылы): – Байтак еллар авыл Сабан туен оештыру комиссиясендә булганлыктан, трибуна яныннан ерак китә алмыйм.  Алай да Сабан туен бик яратам. Бала чакта аны аерым көтеп ала идек. Олыгая төшкәч, Сабан туе уздымы, ничектер, җәй беткән сыман, табигатьне ашыктырмыйча, җәйне сузасы килә. Заман үзгәрә, бәйрәмдә элеккеге сыман халык күп булмый, ни кызганыч, авылларыбыз картая. Бала чактан тагын шунысы истә калган, лимонад эләктереп калырга дип бәйрәмгә иртүк ашыга идек. Ә хәзер сатуда ни генә юк?!  Сабан туе - туганнар, авылдашлар, классташлар очрашу бәйрәме. Алар күңелле үтә, мәйданнар гөрләп тора. Мин үзем дә  гер күтәргәлим.

Олег (Урманасты Үтәмеш авылы): - Бәйрәм бик ошый. Кайвакыт күрше авыллардагы Сабан туйларын да карап кайтам. Уеннарны күзәтергә яратам, үзем дә катнашкалыйм. Шунда шашлыгын авыз итәсең, кеше белән аралашасың, күрешәсең. Төрле милләтләрдән, диннән булсак та, асылыбыз бер: күңел ачарга, ял итәргә, бер-беребез белән күрешергә, кунак итәргә, кунак булырга һәрберебез ярата. Сабан туйлары бәла-казасыз үтсен. Кыр уңганнарын, авыл хезмәтчәннәрен яхшы итеп хөрмәтләсеннәр, алар моңа бик лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев