Чирмешән районы авылларында Сабан туе да, Авыл көннәре дә була
Быел район үзәгендә Сабан туе 7 июньдә, шимбә көнне, узачак.
Шул ук көнне 14 сәгатьтә Урманасты Үтәмештә дә “Урман аланы” дигән урында Сабан туе оештырыла.
8 июньдә Югары Кәминкә, Иске Кади, Яңа Кади һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә авыл Сабан туйлары була. Аларда бәйрәм сәгать 10да башлана,
12 июнь көнне Бәркәтәдә Авыл көне оештырыла, ул сәгать 11дә башланып китәчәк.
13 июньдә сәгать 10га Авыл көненә Иске Үтәмешкә чакыралар.
28 июньдә Авыл көннәре ике авылда: Кызыл Чишмәдә һәм Лашманда узачак (икесендә дә бәйрәм сәгать 11дә башлана).
Әмир авылында әлеге бәйрәм 5 июль көнне узарга тиеш.
Әле мәгълүматны безгә район башкарма комитетыннан бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев