1 июнь көнне Чирмешәндә балалар өчен кызыклы чара узачак
Бу көнне, гадәттәгечә, һәр елны районда зур бәйрәм чаралары билгеләнеп үтелә.
Балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу.
Бу көнне өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта “Чирмешән – бәхетле киләчәк территориясе” дигән бәйрәм чарасы оештырыла.
Балалар өчен интерактив һәм күңел ачу мәйданчыклары эшләячәк. Районның сәләтле балалары катнашындагы бәйрәм концерты да күпләрнең күңелен күтәрер. Уеннар, бәйгеләр, квестлар, мастер-класслар, рәсем ясау, гаилә эстафетасы, спорт мәйданчыклары, акцияләр, бушлай карусельдә әйләнү –
бу көнне һәркем күңеленә хуш килердәй шөгыль табачак.
Бәйрәм иртәнге сәгать 9.00дә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев