Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Лашманга килгән кунаклар Бөгелмәгә качып киткәннәр

Кызганыч, ләкин чамасын белмәсәң, күңелле генә башланып киткән бәйрәмнең дә ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин.

Бөгелмәдән Лашманга “Авыл көне”нә күңел ачарга дип  килгән өч дусның  берсе Әлмәткә, больница палатасына эләккән, икенчесенә суд алдында җавап бирергә туры киләчәк. Моңа үзләреннән башка беркем дә гаепле түгел.

Якшәмбе көнне, бәйрәм беткәч, өч егет Чирмешәнгә юл тоталар, монда  бер танышларында кунып чыгарга ниятлиләр. Хуҗа кунакларны өйгә кертүдән баш тартса да, аларга үзенең машинасында йокларга тәкъдим итә һәм ачкыч бирә.

Әмма яхшы ук “чирткән” егетләрне йокы алмый, башларында план туа: “җиделе” машинасы белән Бөгелмәгә кайтып китәргә һәм аны металлоломга тапшырып, акча эшләргә. Алар шунда ук, машина хуҗасы белән саубулашып та тормыйча, юлга чыгалар. Руль артына утыручының йөртү таныклыгы булмавы берсен дә “борчымый”. Дөрес, ерак китә алмыйлар, район стадионы тирәсендә баганага килеп бәреләләр. Арткы утыргычтагы пассажир җитди яралана. Дуслары, аңа беренче ярдәм күрсәтү, ярдәм чакырту турында уйламыйлар да, куркып калалар һәм авария урыныннан яралы иптәшләрен ташлап, “попутка” белән Бөгелмәгә кайтып китәләр. Ярый әле узып баручы машина туктап, авария турында полициягә хәбәр бирә. Җәрәхәтләнгән егетне больницага озаталар. 

Автомобиль урлап, исерек килеш, йөртү таныклыгы да булмыйча руль артына утырган, юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган һәм авария урыныннан авыр тән җәрәхәтләре алган кешене калдырып качкан егетне полиция хезмәткәрләре икенче көнне үк Бөгелмәдән барып алып кайтканнар. Хәзер аңа законның берничә матдәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Рәмис Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев