Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Казаннан килгән кунакны Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре тоткарлый

ЮХИДИ хезмәткәрләре күптән түгел туктаткан "ундүртле"нең йөртүчесе исерек була. Табын яныннан гына кузгалган кызмача ир-ат бәйрәмне тагын дәвам итәргә уйлап, руль артына утырып чыккан. Бу Казан кешесе безнең районга эш белән командировкага килгән. 22 декабрь кичендә Энергетиклар көнен "юып" алганнан соң, ул тагын эзләнеп, кибеткә юл тоткан. Тик район кунагы...

ЮХИДИ хезмәткәрләре күптән түгел туктаткан "ундүртле"нең йөртүчесе исерек була. Табын яныннан гына кузгалган кызмача ир-ат бәйрәмне тагын дәвам итәргә уйлап, руль артына утырып чыккан.

Бу Казан кешесе безнең районга эш белән командировкага килгән. 22 декабрь кичендә Энергетиклар көнен "юып" алганнан соң, ул тагын эзләнеп, кибеткә юл тоткан. Тик район кунагы машинасы белән автоинспекторлар кармагына каба. Кайда диген әле син, прокуратура бинасы янында.
Кагыйдә бозучы хәзер 30 мең сум штраф түләргә тиеш була. Суд карары белән ел ярымга, яки ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан да колак кагачак. Шуның өстенә, акча эшләргә килүчегә эвакуатор, штрафстоянка чыгымнарын да каплыйсы була. Ә "права"ны кире алганда имтихан тапшырырга туры киләчәк. Кем әйтмешли, хәлләр бар әле монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция Казан шәһәре

2
X