Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Казан читендә генә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган

Кичә, 11 гыйнварда, Казан янында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган - җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган.8:50 сәгатьтә килеп чыккан һәлакәт аркасында җиңел машина авыр йөк машинасы астында калып сытылган. ВАЗ-2114 автомобиленең Осиново бистәсе ягыннан Казанга таба барышы булган. Аның йөртүчесе һава шартларына бәйле рәвештә юлның торышын игътибарга алмый,...

Кичә, 11 гыйнварда, Казан янында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган - җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган.8:50 сәгатьтә килеп чыккан һәлакәт аркасында җиңел машина авыр йөк машинасы астында калып сытылган.


ВАЗ-2114 автомобиленең Осиново бистәсе ягыннан Казанга таба барышы булган. Аның йөртүчесе һава шартларына бәйле рәвештә юлның торышын игътибарга алмый, куркынычсыз тизлекне арттыра һәм алда барган машинаны узарга тели. Әмма идарәне югалтып, йөк төялгән "КамАЗ" астында калган. "КамАЗ" җиңел машинаны берничә метр сөйрәп барган. Җиңел машина белән идарә итүче 34 яшьлек ир-ат урында ук җан биргән. Коткаручыларга аның үле гәүдәсен чыгару өчен берничә сәгать вакыт кирәк булган.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52922-kazan-chitend%D3%99-gen%D3%99-kotochkyich-yul-transport-%D2%BB%D3%99lak%D3%99te-bulgan-%20fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария Казан шәһәре юлтранспорт