Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кагыйдә бозма - акчаң янга калыр

1 сентябрьдән юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керде. Хәзер кагыйдәләрне бозган йөртүчеләргә штрафларны күбрәк түләргә туры киләчәк. Яңа закон нигезендә 100 сумлык штрафлар гомумән бетә, хәзер минималь штраф күләме - 500 сум. - Тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән, документсыз яисә иминиятләштерү полисыннан башка йөргән, тизлекне 20-40 чакрымга...

1 сентябрьдән юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керде.

Хәзер кагыйдәләрне бозган йөртүчеләргә штрафларны күбрәк түләргә туры киләчәк.
Яңа закон нигезендә 100 сумлык штрафлар гомумән бетә, хәзер минималь штраф күләме - 500 сум.
- Тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән, документсыз яисә иминиятләштерү полисыннан башка йөргән, тизлекне 20-40 чакрымга арттырган кешеләргә-транспорт йөртүчеләргә 1 сентябрьдән 500 сум штраф каралган,- ди Чирмешән муниципальара бүлекнең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Балаларны махсус утыргычлардан башка йөрткән өчен 3 мең сум штраф каралган. Каеш эләктермәсәң, машина йөртүчеләргә элеккегечә 500 сум түгел, ә 1 мең сум штраф сала башлыйлар.
Агымдагы елның узган сигез аенда районда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 18 997 факты ачыкланган, шул исәптән тизлек режимын бозуның - 1199, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең - 658, пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозуның, балаларны махсус утыргычка утыртмауның - 209 очрагы.
РФ Административ хокук бозулар кодексының бик күп матдәләренә үзгәрешләр кертелгән.
Исерек килеш руль артына утыручыларга да җәзалар кырыслана. Мәсәлән, яңа үзгәрешләр нигезендә, хәзер исерек хәлдә транспорт йөртүчеләрнең йөртү таныклыгын 1,5 елга алу белән генә чикләнмиләр, аларга 30 мең сум штраф та салалар. Икенче тапкыр эләксәң, 3 елга правасыз каласың һәм 50 мең сум штраф түлисең.
Тагын бер яңалык - йөртү таныклыгын бер елдан артыграк вакытка алдырган кешеләргә яңадан имтихан тапшырырга туры киләчәк.
- Бу үзгәрешләр кирәк иде,- ди Самат Хәйруллин. - Транспорт чаралары саны елдан-ел арта. Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтләре саны да, юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары да кимеми. Штрафлар күләменең үсүе, кагыйдәләрнең кырыслануы юлларда юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, кеше гомерен саклап калу өчен кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте

2
X