Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә ноябрь башы аварияләргә бай булды

Ноябрь башындагы беренче тайгак-бозлавык юллар, бураннар чирмешәнлеләрнең машина йөртү осталыгын яхшы ук сынаган. Берничә көн эчендә районда булган әллә ничә юл-транспорт һәлакәте әнә шул хакта сөйли. Машиналарга зыян килсә дә, шөкер, аларда имгәнүчеләр юк. Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров хәбәр итүенчә, 3 ноябрь көнне район үзәк больницасы янында "Лада...

Ноябрь башындагы беренче тайгак-бозлавык юллар, бураннар чирмешәнлеләрнең машина йөртү осталыгын яхшы ук сынаган. Берничә көн эчендә районда булган әллә ничә юл-транспорт һәлакәте әнә шул хакта сөйли. Машиналарга зыян килсә дә, шөкер, аларда имгәнүчеләр юк.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров хәбәр итүенчә, 3 ноябрь көнне район үзәк больницасы янында "Лада Гранта" йөртүчесе "Хундай"га юл бирми. Ә Совет урамында "ундүртле", артка биргәндә, Лада Ларгусны "эләктерә". Шул ук көнне нәкъ ЮХИДИ каршындагы юлда авария була."Ундүртле" йөртүче хатын-кыз төп юлга чыкканда, Вольво йөк машинасын күрмичә кала.
4 ноябрь дә аварияләргә "бай". Ивашкино тирәсендәрәк ике йөк машинасы, берсен-берсе узганда, юлга сыймыйча, ышкылып бәрелешәләр. Скания белән Вольвоның көзгеләре, ишекләренә зыян килә. Кара Чишмә белән Югары Кәминкә авыллары арасындагы юлда, бозлавыкта УАЗ автомашинасын бутап җибәрә һәм ул "Тойота Камри"ны бәрдерә. Шөкер, йөртүчеләре исән-сау. Бозлавык аркасында, Иске Котыш авылы янында "Калина" җиңел машинасы "Киа Рио" артына килеп керә. Шул ук көнне, Иске Котыш янында кар чистартучы юлчылар транспортына КамАЗ килеп төртелә.
6 ноябрьдә төнге икеләрдә Сосновка һәм Девичья Поляна борылышында, автоинспекторлар әйтүенчә, Сосновка ягыннан чыгучы "уникеле" йөртүчесе, күрмичә, "ундүртле"гә юл бирми. Соңгысы бәрелешмәс өчен, якка ала һәм әйләнеп каплана. "Ундүртле" гамәлгә яраксыз, ди.
Яңа Элмәле янында Самара кешесе идарә иткән "Калина" юл кырыенда туктап торган "Тойота РАВ"ны бәрдерә.
7 ноябрьдә район үзәгенең Татарстан һәм Кояшлы урамнары кисешкән юл чатында "Фольксваген" белән "Тойота РАВ" бәрелешә. Шул ук көнне Иске Котыш авылы янында Самара кешесе, хатын-кыз идарә иткән "Киа Рио"ны бутап җибәрә һәм иномарка юл кырына "оча".
Кышкы юл шундый мәкерле, сакланып, карап йөрсәң дә чак кына. Зинһар, сак булыйк. Ашыкмыйк, гаиләләребез, якыннарыбыз, балалар, әти-әниләр хакында уйлыйк, аларны хәсрәтле итмик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария ноябрь