Чирмешәндә ноябрь башы аварияләргә бай булды
Ноябрь башындагы беренче тайгак-бозлавык юллар, бураннар чирмешәнлеләрнең машина йөртү осталыгын яхшы ук сынаган. Берничә көн эчендә районда булган әллә ничә юл-транспорт һәлакәте әнә шул хакта сөйли. Машиналарга зыян килсә дә, шөкер, аларда имгәнүчеләр юк.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров хәбәр итүенчә, 3 ноябрь көнне район үзәк больницасы янында "Лада...