Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә ксенон лампалы фаралары булган автомашиналарны ачыклыйлар

Быел республика юлларында кагыйдәләрне бозып куелган ксенон лампалы фаралар белән йөрүче автомашиналар арткан. Кайберәүләрнең юлларда шундый көчле яктырткычлардан файдалануына халык үзе үк зарланып, инспекторлардан чаралар күрүне таләп итә. Шунлыктан, ЮХИДИ хезмәткәрләре күзне чагылдыручы әлеге яктырту приборларын урнаштырып йөрүче автомашина хуҗаларын ачыклау буенча эшне бу көннәрдә арттыра төштеләр. -Законсыз рәвештә куелган...

Быел республика юлларында кагыйдәләрне бозып куелган ксенон лампалы фаралар белән йөрүче автомашиналар арткан.

Кайберәүләрнең юлларда шундый көчле яктырткычлардан файдалануына халык үзе үк зарланып, инспекторлардан чаралар күрүне таләп итә. Шунлыктан, ЮХИДИ хезмәткәрләре күзне чагылдыручы әлеге яктырту приборларын урнаштырып йөрүче автомашина хуҗаларын ачыклау буенча эшне бу көннәрдә арттыра төштеләр.
-Законсыз рәвештә куелган ксенон лампалы фараларны кабызып хәрәкәт иткән өчен 6 айдан 12 айга чаклы машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган, ә инде андый лампаны транспортка урнаштырган өчен җәза - 3 мең сум штраф. Ике очракта да яктырту җиһазлары конфискацияләнә, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Евгений Михайлов.- Дөрес, бу атнада район юлларындагы махсус рейдлар вакытында безгә әлеге төр кагыйдәләрне бозучылар очрамады. Бу юнәлештә эшләячәкбез. Чөнки ксенон лампалы фаралар куллану аркасында, машина йөртүчеләрнең күзләре чагылып, юл-транспорт фаҗигаләре булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан автомашина фара